Короткие стишки на татарском языке

Эш беткәч уйнарга ярый

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.

Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен; Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.

Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш: «И Сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман; Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»

Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала:«Тукта, сабрит, уйнамыйм, ди, уйнасам, дәрсем кала.

Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам, Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам».

Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә, Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.

Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач,Ул да шул бер сүзне сайрый: «Әйдә тышка, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!»

Сандугачка каршыга биргән җавабында Бала: «Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.

Туктале, бетсен дәрес, ди, әйтмәсәң дә уйнарым, Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»

Ул, шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә, Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә.

Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач Чакыра тышка Сабыйны: «Әйдә тышка, күңлең ач!

Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт, Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!»

Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала: «Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.

Тукта, сабрит аз гына, ди, и кадерле Алмагач, Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».

Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене, Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны.

Чыкты йөгреп бакчага: «Иә, кем чакырды, дип, мине? Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!»

Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Көяш, Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;

Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач, Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.

Көтүдә

Үч иткәндәй нигәдер тиз
Җитте чират көтүгә.
Сөтлебикә белән киттек,
Иртән вакыты җитүгә.

Авылым инде кайнаша
Уянып иртә таңнан.
Күршенең зур чыбыркысы
Сөйрәлеп бара арттан.

Зират артларына җиткәч,
Кояш менде офыктан.
Мал ризыгы – яшеллек күп!
Үсеп җиткән – тубыктан.

Якты Кояш нурларында
Чык җемелди үләндә.
Тынып калды бака җыры
Үзәннән без үткәндә.

Кызыл ярның чишмәсенә
Әле юлыбыз ерак.
Кирәмәтнең елгасында
Юанды хайван озак.

Көтүлектә кошлар сайрый
Җырларыма кушылып.
Кигәвен генә кайвакыт
Куна эчне пошырып.

Җиргә ятып бераз алсаң –
Керә татлы төшләре.
Уята тик тиз мизгелдән –
Сыерларның мөгрәүе.

Авыз ачып калсаң әгәр,
Бел, хәлләрең нык яман.
Авылга качып кайтып мал
Күрсәтә калса табан…

Инде күпме йөргән дә күк –
Җитми төшләү вакыты.
Сабырлыкның тулды инде
Түзем тулар савыты.

Ниһаять кайттык көтүдән
Җан шатлана, ашкына!
Калыккан Ай зур таулыкка
Сыерлар күк ышкына…

Бер карасаң дөнья көтү
Мал көтүе белә бер!
Барлыйсың һаман кайгырып
Соңармаска йөгереп гел…

Аермасы – вакыт узмый
Тилмер, көт кич җитүен!
Гел киресе – гомер җитми
Көтсәң дөнья көтүен…

Роберт Шаймарданов

*****

Солдат – ил сакчысы

Яңа гына 18 тулды
Һәм чакыру килде китәргә,
Туган илне, нигезеңне саклап,
Намус белән хезмәт итәргә.
Кайда эләксәң дә, бурычыңны
Изге эш ул үтәү солдатка
Биргән антка тугры булып кал син,
Үз-үзеңне генә алдатма.
Хәрби бурыч – сынау сукмаклары
Ул җиңелдән булмый кемгә дә,
Махсус каршылыклар аша үтү
Авырлыклар күпләп килгәндә.
Солдат теле белән сөйләшкәндә
Сынай аша ныгый аралар,
Сыналганнар, бурыч үтәгәннәр
Ир – егетләр булып калалар.
Корал тотып, кирза итек кию
Майлы ботка ашау тугел ул,
Туган илгә дошман янаганда
Һәрчак уяу, һәрчак сизгер бул!

Гузалия Файзуллина

*****

Сугыш

Кемнәр аны чакырды,
Сызылып таңнар атканда?
Җәйнең июнь азагында,
Халык йокыда ятканда?
Кемгә кирәк булды ул,
Ник безнең илгә керде?
Ачы сагыш китереп,
Җиллләр дулатып йөрде?
Җимереп ватып, төзелгәнне,
Челпәрәмә китерде.
Кызыл кандай җеп белән,
Кайгы – хәсрәтләр үрде.
Яшь кенә егетләрнең,
Өзде соңгы сулышын.
Ходай биргән гомереннән,
Ертып алгы язмышын.
Ятим итте балаларны,
Калдырып әни, әтисез.
Яшь кенә йөрәгенә,
Тидертмичә назлы сүз.
Үтсәләр дә күп еллар,
Аның килгән көненнән.
Һәр кешенең исендә ул,
Һич югалмас хәтердән!
Кемнәр аны чакырды,
Сызылып таңнар атканда?
Җәйнең июнь азагында,
Халык йокыда ятканда?

Алмаз

*****

Билгесез солдат һәйкәле янында

Дөнья якты бүген! Ә мин карыйм
Балкып торган зифа сыныңа.
Нидер әйтер өчен чаганнар да,
Каеннар да миңа сыгыла.
Сугышчылар кебек тора алар
Солдат каберендә. Тынлыкта.
Килгән саен ала алмыйм күзне
Ялкынланып янган тын уттан.
Утлы еллар искә төшә монда.
Кара ташны ялмый, яна ут!
Кем өчендер үкси, үкси ул ут!
Таш тәнендә күпме яра, ут?!
Кошлар күккә күтәрелгән саен
Йөрәк дулый, өскә үрелә.
Кара ташта, ялкын телләрендә
Мин матурлык телим күрергә!
Шәрык-гареп уртасында—Урал!
Горур тотып тора ул сынын.
Идел ага! Басып ята ул да
Ике материкның сусынын.
Ак каеннар күккә сузылганнар,
Ә үзәннәр гөлләр эчендә.
һәрбер чәчәк—үзгә, һәр җыр—үзгә.
Сөенәм мин шуның өчен дә.
Кайда яшәсәк тә, дөнья матур!
Матурлыкның беләм телен мин.
Мин илләргә, барлык халыкларга
Халыкара Бәхет телимен!

Хикмәтулла Айымбэтов Роберт Миңнуллин тәрҗемәсе

*****

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация выполнена для первоклассников, наглядность позволяет очень быстро запомнить песенку и учиться передавать эмоции, свои чувства при исполнении музыкальных произведений.

Можно использовать в 3 классе для татарских школ.

Можно использовать на тат. школах.

Рабочая программа по русскому языку и татарскому языку для 1 класса в татарской школе.

Рабочие программы для первого класса по ФГОС по УМК ” Перспективная начальная школа”. Авторы учебников: И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова. Татар теле. Казан «Мәгариф-Вакыт», 2012,И.Х. Мияссарова, Ф.

в помощь учителю начальных классов. популярные детские песенки, веселые и добрые.

Ветераннарга

Таң җилләре һичтә тыныч түгел
Яшен – рәшә уйный шәфәкътә,
Аналарның борчыладыр күңел
Тирән эзләр салып йөрәккә.

Янә башын күтәрә башлады
Тирә – якта фашист – газраил,
Корбан сорап нәпсесе ташадыр
Хәятләрең сакла Туган Ил.

Бөек Ватан сугыш һәйкәлләрен
Җәберлиләр, мыскыл итәләр,
Батырларның изге эш-эзләрен
Якты рухын тапап үтәләр.

Украина бата кызыл канга
Чарлый Иблис очлы тешләрен,
Ник керми соң синең акыл – аңга
Үлемгә бит дучар эшләрең?!

Җиңелмәс ул бердәм халык көче
Бар сынауны горур үтәрбез
Син, Газраил, шуны аңнар өчен
Тугызында бәйрәм итәрбез!

Җимерсәңдә солдат һөйкәлләрен
Кагылгысыз күңел ядкәре
Кырылыр бит очлы тешкәйләрең
Төшсә әгәр халык каһәре.

Кызганычка каршы әз калдылар
Ватан – сугыш ветераннары
Азатлыклар өчен баш салдылар
Тыныч каршыларга таңнарны

Барыбыз да сезгә рәхмәтлебез
Җир- түбәнгә башны иябез
Коллыкка төшмәс безнең илебез
Ихтирам күрергә ия сез.

Ветераннар хәзер саклы ялда
Корал тоткан онык – уллары
Азатлыкны саклар өчен илдә
Үтәр алар барча юлларны!Рафит Бикташев

*****

Солдат

Иңдә-мылтык,
Итегеңдә-кашык.
Ил сагында-ирнең хәтере.
Инле, яуга дисәң-
Иргә корал!
Иргә, әүвәл
Корал кадерле, hай,
Иргә
Иң-иң
Иле кадерле.

Роза Хәлиуллина

*****

Япь-яшь кенә кыз бала,
Кайдан килгэн көч аңа.Сугышның кырына кереп,Солдатларны коткара.

Яраланган солдатларны,
Шинельга салып алып,
Яшь кенә шәфкать туташы,
Чыгара кырдан тартып.

Бәйләп солдатның ярасын
Күрсәтеп ул ярдәмен.
Икенчесен коткарырга
Керә кыз утка тагын.

Өченчесен коткара ул,
Дүртенчесен коткара.
Бишенчесен коткарганда
Узе шул утта кала.

Зифа буйлы, чибәр йөзле
Япь-яшь кенә кыз бала,
Батырлыклар курсэтепСугыш утында яна.

Лилия Ф. Гиматдинова

*****

Сугыш утын үзебез күрмәсәк тә,
Без бит фронтовик балалары…
Йөрәкләребездә һаман әрни әле,
Сугыш калдырган яралары.
Киткән чакта әткәй яу кырына,
утыз өч яшь булган, нибары…
Көтеп калган аны тилмерешеп,
дүрт нарасый һәм сөйгән яры.
Көнне төнгә ялгап, Ил өчен дип
Тыныч булсын диеп, дөньялар,
Яу кырында әткәй фашист куган,
Ә әнкәйләр тылда…”ир-атлар”
43 тә, бер аяксыз әткәм,
Авылына кайтып егыла,
Арынырга сугыш ярасыннан,
Вакыт аңа, басу-кырда гына табыла.
Без-сугыштан соңгы балалар,
Йөрәкләрдә әрни яралар
Безнең ярый, әткәй исән кайткан,
Купме гаилә ятим калганнар…
Тимер аяк гел искәртеп торды,
Сугыш афәтенең әрнешен
Сөйли иде безгә кургәннәрен,
Ишетелә иде йөрәк тибеше.

Халисә Гәрәева

*****

Тишек пима (Такмаклар)

Пима кидем, эх, пима.
Китеп бардым биергә.
Исәбем бар биегәндә
Кызлар сайлап йөрергә.
Күрмәгәнмен пиманы,
Тишек булган табаны.

Әй, син, малай, аягыңны
Өшетерсең, дияләр.
Тубыгың берүк туңмасын,
Дип үзләре көләләр.
Әйдә, әйдә, көлегез,
Өшемәгез үзегез.

Кызлар дисәң, яланаяк
Чабарга да әзермен.
Карда биергә дә була
Көтсә мине кадерлем.
Пиманы салып атам,
Мин кар өстенә басам.

Биегәндә карлар эри,
Тик кыза аяк кына.
Төртмәгез тишек пимага,
Тимәгез оятыма.
Пима түгел биетә,
Яшь йөрәкне җилкетә.

Баскан җирдә ут чыгара,
Диеп кызлар шакката.
Ә егетләр көнләшүдән
Эх, дип, телен шартлата.
Көнләшмәгез, биегез,
Туңып калмас миегез.

Пима кидем, пима кидем,
Кайтып барам биюдән.
Ә янымда иң чибәрләр
Унарлаган тезелгән.
Кызлар ярата яман,
Тишек булса да табан.

Пима тишек дип тормыйлар,
Кызлар сайлый үзләре.
Башкаларны күрмиләр дә,
Бары миндә күзләре.
Эх, пимасы, пимасы,Кышны бергә чыгасы!

Венер Фәттах

*****

Ап-ак карда яшел урман,
Нинди матур табигать.
Ылысларга бәсләэр кунган,
Искиткеч, бу әкият.

Чыршылар урман буенда,
Сафлык биреп утыра.
Ылыслар хушлы исләрен
Тирә-якка тарата.

Урманга кереп кешеләр
Чыршыларны кистеләр.
Ходай кушмаган эшләрне
Ник, алар эшләделәр.

Төпләре генә урманда,
Тезелешеп калдылар.
Ылыснын юеш яшләре,
Җиргә тамып бардылар.

Төрле, төрле утлар ягып
Чыршыны бизәделәр.
Энҗе яшләре коелды
Кешеләр күрмәделәр.

Үтеп китте шау-шу бәйрәм.
Чыршы ылысын койды.
Саф хава биргән чыршыбыз,
Кибеп чүплеккә керде.

Лилия Ф. Гиматдинова

*****

Ландыш исемле гүзәл затларга

Ак кыңгырау чәчәкләрең –
Саф хисле бүләк язда.
Елмаюың синең Ландыш,
Җаныма чиксез файда.

Энҗе бөртекләрем Ландыш!
Елмайчы китсен сагыш!
Кил яныма итмә ялгыз –
Оныта күрмә ялгыш!

Бул тормышта бердәнберем
Минем затлы бөртегем!
Син бит, Ландыш гүзәллеге
Гомеремдә һәр көннең!

Роберт Шаймарданов

*****

Зөлфия

Егылыплар берүк төшмә,
Күпер сыман тар юлдан,
Баскансың бит курыкмыйча,
Тотыныплар бер кулдан.
Кояш нурлары тигән,
Чибәр, сылу йөзеңә.
Чәчләрең аша үтеп
Син йомган күзләреңә.
Этәргәндәй торасың,
Ямьле җәй тирә – якка.
Зәңгәр күкне каплагандай
Ак пәрдәле болытка.Исемең дэ язылган.
Ак чәчәкләр төсеннән.
Зөлфия, – дип сузылган.
Ямьле җәйнең өстеннән.

Алмаз

*****

Лилия

Бигерәк сылу, чибәрсең,
Лилия чәчәге сыман.
Исемең дә килешеп тора,
Бик дөрес бит кушылган.

Синең сөйкемле йөздән,
Яшәү нуры сибелә.
Озын, бөдрә чәчләреңнән,
Яшь гөмерең үрелә.

Кыйгач кара кашларың,
Зур керфекле күзләрең,
Чиядәй иреннәрең,
Күз алларымда минем.

Синең алгы язмышыңа,
Килмәсен каршы сагыш.
Кайгы – хәсрәт күрмичә,
Яшә син алып сулыш.

Алмаз

Курбан – Байрам – поздравления в стихах на татарском

Корбан бәйрәме Син билгеләп үтә,

Игелеккә фәкать уйлар гына,

Вә син аңа якын кешесең.,

Әгәр, кинәт, шулай кирәк-ярдәм ит!

Ихтирамыңны бир

Корбан бәйрәмендә,

Җылы, мәхәббәт, кайгыртучанлык,

Туганнар, танышлар һәм дуслар!

 (перевод)

Курбан Байрам ты отмечая,

В добро лишь мысли обрати,

И ближнему ты человеку,

Если, вдруг, так нужно — помоги!

Отдай же дань ты уваженья

В священный день Курбан Байрам,

Неси тепло, любовь, заботу,

Родным, знакомым и друзьям!

***********

Өйләребезгә җылылык һәм бәхет керсен,

Шатлык-куанычлар, шатлык-куанычлар телибез.

Корбан бәйрәме-барлык корбаннар

Бит Аллаһ хозурыңда һичкемгә сәваб вә нигъмәт юк.

Бүген Аллаһуга гына гыйбадәт кылабыз.,

Корбан бәйрәме белән котлыйбыз.

Өстәлләр накрытые, бу изобилии яства

Бүген барыбызга да хәләл булды.

(перевод)

Аллаху все помолимся сегодня,

Поздравим с праздником друзей Курбан Байрам.

Столы накрыты, в изобилии яства

Сегодня пиршество дозволено всем нам!

Пусть к нам в дома войдут тепло и счастье,

Пусть радостью сияют все глаза.

Курбан Байрам — все жертвоприношения

Аллахом воздадутся нам сполна!

***********

Сезгә бәйрәм мул булсын,

Корбан Гаете.

Сәламәтлек алып килсен

Һәм теләсә нинди моңны куа.

Гаиләне берләштерсен

Оешмага бер.

Бәхет бушатсын

Һәм бәхетсезләр узачак!

(перевод)

Пусть будет щедрым праздник к вам,

Гостиный Курбан Байрам.

Принесет здоровье пусть

И прогонит любую грусть.

Пусть объединит семью

В организацию одну.

Пусть бушует счастье

И пройдут ненастья!

***********

Мөселманнарны котлыйм

Корбан бәйрәме белән,

Сезгә игелек телим,

Күңелләрдә иман һәм җылылык.

Корбан чалсын Ходай,

Эшләрегездә уңышлар бирсен.

Җырлыйк һәм күңел ачыйк,

Сый белән уртаклашырга.

Кунаклар өчен йорт ачабыз,

Ул-Аллаһ байдыр, һичкемгә мохтаҗ түгелдер.

Ул суның катыштырылган тәме кәфур булыр.,

Тынычлык Гаиләдә булсын өчен, сезнең.

Якты Корбан бәйрәмендә

Бәхет телим сезгә.

(перевод)

Поздравляю мусульман

С праздником Курбан Байрам,

Вам желаю я добра,

В душах веры и тепла.

Жертву примет пусть Аллах,

Даст удачу пусть в делах.

Будем петь и веселиться,

Угощением делиться.

Для гостей откроем дом,

Чтобы стал богатым он.

Чтобы был он полной чашей,

Мир царил в семье, чтоб вашей.

В светлый день Курбан Байрам

Счастья я желаю вам.

***********

Барлык мөселманнар

Корбан Гаете Берләште.

Мәчеткә иртүк барып кайттым,

Өстәл артына утырыр вакыт җитте.

Мин сезгә чын күңелдән телим

Мәхәббәт гаиләдә һәм яхшылык.

Ышаныч Сезгә Мәхәббәт бүләк итсен,

Аллаһ кайгыны һәм авырту бетер.

(перевод)

Всех верующих мусульман

Объединил Курбан Байрам.

И, посетив мечеть с утра,

За стол присесть пришла пора.

Я Вам желаю от души

Любви в семье и доброты.

Пусть вера дарит Вам любовь,

Аллах уймет печаль и боль.

Корбан бәйрәме җитте, димәк,

Мин аның белән сәламлим!

Күңел күтәренкелеге, уңышлар телим,

Бәхет һәм гаилә җылысы телим.

Шатлык, күңелле тәэсирләр телим,

Нык сәламәтлек, зур мәхәббәт.

Хәтта маҗаралар да аз,

Кыскасы, бәхетле яшә.

(перевод)

Курбан Байрам настал, а значит,

Я с ним приветствую тебя!

Желаю бодрости, во всем удачи,

Желаю счастья и семейного тепла.

Желаю радости, приятных впечатлений,

Здоровья крепкого, большой любви.

Немножко даже приключений,

Ну, в общем, счастливо живи.

Сабантуйда җиңелгән малай

Җилкенеп чыкты уртага,
Үзе дә белми нидән –
Ахры, мәйданга ашкыну
Җитмеш бабадан килгән.

Карыйлар җиде яшьлеккә
Көрәшче итеп зурлап,
Алды ул ипләп сөлгене
Бик оста гына урап.

Уйламый кем алдында да
һич артка чигәрмен дип,
Ышанып, көч тоеп чыккан,
Әлбәттә җиңәрмен дип.

Аңа каршы баскан малай
Озынрак шул бер башка,
Үзең ега алмасаң да,
Тыраш син егылмаска.

Җиңү телиләр дус-ишләр,
Тирә-күршегә чаклы;
Дәрт биреп тора тавышлар –
Танышлар аның яклы.

Әмма көрәш-көрәш инде,
Җиңгәннәр өскә чыга,
Көчленеке замана дип
Әйткән дөрескә чыга.

…Мәйданга беренче керде,
Беренче бирешүе,
Горур атлап чыгып килә,
Сизелми килешүе.

Җиңелү гарьлеген бүген
Егетләрчә җиңәчәк.
Аһ итәр әле сабантуй,
Котлар аны киләчәк!

Шәүкәт Галиев

*****

Ветераннар җырлый

Ветераннар җырлый, ветераннар…—
Бергә туры килгән чакларда.
Сагыш-моңнар тулы җырларын мин
Ишеттермәс идем ятларга.

Дуслар өчен генә җырлый елар,
Күңелләре киткәч нечкәреп:
— Нинди генә утка кермәдек без,
Нинди генә сулар кичмәдек!

Йорт-җирләрдән бергә чыгып киткән
Илдәшләрнең истә сүзләре…
Эзләшегез, дуслар, табышыгыз,
Кайда икән алар үзләре.

Европаның кайсы үрләреннән
Аваз сала алар таңнарда?!
Юк, сүнәргә тиеш түгел алар,
Тиеш алар мәңге янарга.

Учак дөрләткәндә, бер урынына
Дөрләтәбез һәрчак икене.
…Үзебез генә исән калуыбызга
Гаебебез бардыр шикелле.

Рәшит Гәрәй

*****

Сабантуйда

Сабантуй – авыл бәйрәме
Халык мәйданга җыелган,
Ярышта җиңүчеләргә
Бик күп бүләк куелган.

Сабантуйда уеннар куп
Телисең икән ярыш,
Савытка башыңны тыгып
Катыктан акча табыш.

Кашыкка йомырка куеп
Малай-кызлар йөгерә,
Көянтә белән чапкан кызның
Чиләгеннән суы тугелә.

Ике малай капчык белән
Бик тырышып”сугыша”,
Инде берсе хәлдән таеп
Яшел чирәмгэ егыла.

Ерак түгел җепкә бәйләп
Уенчыклар эләләр,
Ә балалар, кайчы белән
Күзне бәйләп кисәләр.

Биек багана башына
Җитез малай ыргыла,
Менеп җитеп ул әтәчне
Дусларына ыргыта.

Әнә инде бик ерактан
Чапкан атлар күренә,
Иң беренче килгән ат
Керә мәйдан түренә
Хәм аның муенына
Чиккән сөлге эленә.

Сабантуйда күркәм уен-
Татарда милли көрәш,
Телисең икән чык та
Көндәшең белән көрәш.

Көрәштә иң зур бүләк
Җиңүчегә – зур тәкә,
Алҗып-арып көрәшәләр,
Чөнки, көндәше -“текә”.

Сабантуйда рәхәтләнеп
Күнелле ял итәбез,
Түземсезлек белән тагын
Икенче елны көтәбез.

Мэфрузэ Фатихова

*****

СОЛДАТ ХАТЛАРЫ

Төн. Яп-якты. Өстән бертуктамый
Утның явып торган чаклары…
Джанхотадан Кече җиргә хәтле
Саллар йөртә сугыш картлары.

Снарядлар оча уңга, сулга,
Су өсләре китә каралып.
Менә берсе салга килеп төшә,
Бурәнәләр китә таралып.

Сапер дуслар бер-бер артлы кубып
Салкын суга сикереп төшәләр —
Йөзгән мәлгә салны җыя-җыя,
Хәлдән таеп тирләп-пешәләр.

Тик «картлачлар» гына аңлый торган
Моңнары бар утлы төннәрнең…
Улым, бәгърем, ябышып бүрәнәгә
Аталары йөзә кемнәрнең?!

*****

Туфрак янды, ташлар төтенләде,
Күпме солдат каны коелды.
Металл эреде… Бетон җимерелде…
Ахыр заман булып тоелды.

Күпме солдат шулай шәһит китте,
Шулай барды көн дә бездә эш…
Ә фронтта, улым, телгә алып
Әйтерлек юк, диләр, үзгәреш.

*****

Короткие стишки на татарском языке

Источник стихов: Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия. — Казан: РИЦ, 2011. — 560 б.

Песи, песи, пескәем,Соры синең төскәең.Йомшак синең йоннарың,Җылы синең туннарың.Роберт Миңнуллин

Өй алдында чебиләр: «Чип-чип-чип!» — дип йөриләр. Кечкенә канатлары, Муеннары сап-сары. Мәхмүт Хөсәен

Таң ата бугай, Без дә уяндык Әтәч кычкыра: Әтәч тавышына: — Кикрикүк, — Кикрикүк, Кикрикүк! Кикрикүк! Йә сузып кына, Бакчага килдек, Йә бик еш кына, Ашыга-ашыга: — Кикрикүк, — Кикрикүк, Кикрикүк! Кикрикүк! Муса Җәлил

Лап-лап, лап-лап, аю килә атлап. Бөтен төше тузан, чәче-башы тузган. Аюга ни булган? Аюга ни булган? Берни дә булмаган — куян туп уйнаган, тупка каты типкән, туп очкан да киткән, төшкән ул чокырга, чокырда чытырман. Аю тупны күргән, алып менеп биргән. Ренат Харис

Мыраубикә кызык та соң: Мыр-мыр-мыр итә-итә, Әбиемнең итәгендә Гыр-гыр-гыр йоклап китә. Дамир Гарифуллин

Тешләмәсен Акбаем, Сезгә өрә маэмаем: «Ташлар ыргытмагыз, — ди, — Мине котыртмагыз», — ди. Җәвад Тәрҗеманов

Күктә сүнде йолдызлар, Уянды үрдәк-казлар, Торсын малайлар, кызлар! Кик-ри-кү-үк! Кик-ри-кү-үк! Җәвад Тәрҗеманов

Источник

Ленинград, сугыш, блокада

Ленинград, сугыш, блокада…
Илдән илгә куды әсирлек…
Кайтты, истә әйткән сүзләре:
Ышанмагач, нигә яшим дип,
Медаль генә үзе югыйсә,
Кояшыдай яна өйләнең.
Бүтәннәрдә күреп уфтанды
Ватан сугышының медален.
Ышанучы кеше син генә,
Коткарсаң син коткәраласың…-
Елый иде бәйрәм көннәрдә
Кочып үзенең ул карт анасын.
Елый иде тотып йөрәген,
Бар икән дип нинди яралар?
Тик анасы салыр шикелле
Йомшак кулы белән ямаулар.
Кеше бер чак дулый-дулый да,
Укыгачтын аңа җеназа,
Кинәт тынып, көтеп ята күк
Үзенә һаман хөкем, бер җәза.
Ята кеше көтеп җиренең
Гаделлекне яклап раславын.
Килде медаль, кабре өстенә
Койды усак соңлап яфрагын.

Сибгат Хәким 1981

*****

Мәхәббәт

Күптән төсен җуйган инде,
Күптән беткән үзгәреп.
Асыл болгар егетенең
Назлап әйткән сүзләре.

Офыкларга кадәр китеп
Җәелер моңсу томан;
Болгар кызы Айбикәнең
Алсу күлмәге сыман.

Карагайлар арасыннан,
Җитәкләшеп йөгереп,
Тиен баласыдай җитез,
Болан кебек йөгерек.

Бер пар төшеп бара кебек
Иделдәге каекка.
Алар өчен безнең Идел
Күптән инде саеккан.

чыклы үләндә калган күк
Болгар читек эзләре.
Кай гасырдан төшеп калып,
Яшьлекләрен эзләвем.

…Мең елдан соң килермен күк,
Бетмәс әле үзгәреп
Назлы болгар иркәсенең
Пышылдаган сүзләре.

Асия Минhаҗева

*****

Мәхәббәтнең яше бертигез
Әллә илле, әллә ун сигез.
Хисләре уртак куллар гына
Төзи ала сөюдән нигез…

Роберт Шаймарданов

*****

Бәпкәләр белән казлар

Гөрләвекләр йөгерә
Күктә кояш елмая,
Җиргә нурларын сибә
Карлар эри, яз килә

Ата каз йөри биеп
Җылы яз килде диеп
Канатын кага-кага
Куана, килгән язга

Бәпкә чыгарам диеп
Утырды ана казы
Сакта басып торырга,
Чакырды ата казны.

Ата каз көяз басып,
Каңгылдап сөйли-сөйли,
Ояга ул юнәлде,
Куанып бии-бии.

Яңа күкәйдән чыгып
Пипелди бәпкәләре
Сөйләшә алар белән
Каңкылдап әнкәләре.

Ана каз төште җиргә
Бәпкәләр белән бергә
Ата казның янына
Бастылар каршысына.

Ата каз муенын сузып
Бәпкәләрен санады
Ияртеп ана казын
Күл буена юнәлде .

Ата каз йөри алдан
Ә артыннан бәпкәләр,
Пипелдәп алалар да,
Йөгерешеп баралар.

Ана каз арттан бара,
Бәпкәсен санап ала,
Ата казга нидер сөйли
Тирә ягына карый..

Килеп җиткәч күл буена
Төшеп күлнең суына
Йөзеп киттеләр бергәләп
Күлнең аргы ягына.

Бер – берсен уза-уза
Чумып бәпкәләр йөзә
Җылы күлнең суында
Камышлар арасында

Күл буе яшел үлән
Куе булып ул үскән
Әйтерсең йөмшак келәм
Җәелеп ята чирәм

Казлар йөри үләндә
Бәпкәләре янында
Яшел чирәмне чүпләп
Каңкылдап та пипелдәп.

Кайтыгыз солдатлар

Киткән чакта егетләр сугышка
Буп-буш булып калды ихата.
Каһәр сугыш, ул елларны түгел,
Кеше гомерләрен югалта.

Кушымта:
Кайтыгыз, солдатлар, сез кайтыгыз,
Хәтерләрдә генә булса да.
Кайтыр бер мәл, кайтыр диеп сезне,
Һаман көтә туган бусага.

Кызлар киткән чакта яу кырына
Түрдә калды ап-ак күлмәкләр.
Туйда сүзләр әйтелми калдылар,
Таратылмый калды бүләкләр.

Күпме солдат кайтмады сугыштан,
Күпме еллар әрәм калдылар.
Исән булганнарның яшьлекләрен,
Елларын булса да алдылар.

Венер Фәттах

*****

Тынгы бармы

Утырабыз яшел чирәмдә
Дуслар белән, зәңгәр бер төндә.
Тирәбездә яна фонарьлар, Алар бии шаян
җилләрдә, Штраус вальсы көенә.

Кәстәнәләр тора чайкалып,
Яфракларын җәеп юлларга.
Кинәт радио,
чит-ят бер телдә,
Бар дөньяга сөйли яр салып,
Күңелләрне тутырып шомнарга…

Әйтерсең лә бәзгә ташланды
Кыргый яулар, уттан-сөремнән…
Кайсы төштә тагын шартлады
Артериясы бу җир шарының?!
Нинди өн бу тагын үлемнән?!

Тирәбездә бии фонарьлар,
Вальс көенә, шаян җилләрдә,
Ә кайдадыр тетри шартлаулар,
Үлем нуры сибеп капшый җирне
Прожекторлар кара төннәрдә…

Минко Лалев, болгар шагыйре

Нури Арсланов тәрҗемәләре

*****

Поезд китә

Поезд китә. Тагын сәфәр көтә.
Шулай куша солдат йөрәге,
Уйлаган да, белгән да юк инде,
Араларның бар дип ерагы.

Тагын китәм фронт узган якка
Яшьтәш дустым каберен эзләргә.
Җирдә хәзер ике пар аяктан
Кала кебек минем эзләр дә.

Шатлыгым да һәм кайгым да минем
Икеләтә зур бит — яшермим:
Хәтәр яуда чөнки исән калдым,
Ике кеше өчен яшим мин.

…Калкулыкка ике чәчәк куям.
Әкрен генә әйтәм иелеп:
Син үлмәдең! Бу тар гүргә дә бит
Без үлемне күмдек иң элек.

Авылыңда бакчаң шау чәчәктә,
Басу-кырлар бар да чәчелгән.
Кара кайгың синең яши бары
Әнкаеңнен ап-ак чәчендә.

Ә без исән! Яшьлек — һаман сафта.
Кулларыбыз эштән бушамый.
Юк! Авылда синең «үлеп калды
Хәбәреңә һичкем ышанмый.

Николай Байтирәков
Зәки Нури тәрҗемәсе

*****

Хәлләр ничек, солдат аналары?
Язлар җитте, көтеп балаларны
Теләп бар дөньяга тынычлыклар,
Озын-озак үтте быел кышлар.
Менә тагын берәү янып-көеп,
“Хәерле юл, балакаем”, – диеп,
Яшен йотып, капка төпләрендә
Улын озатып калды. Кат кат үбеп.
Ә кайсыгыз йоклый алмый төнен,
Улы тәрәз чиртер кебек бүген.
Берәвегез шатлык яшен сөртә.
Кемдер мәңге кайтмас улын көтә…
Сабырлыклар биргән, чиктән ашкан.
Ниләр кичмәгәндер сезнең баштан.
Бер учка сыярлык гади йөрәк,
Баласына – ышанычлы терәк.
Чөнки анда тирән сөю хисе,
Кайгыртулар, барлык изге теләк.
Ул сөюләр җир шарыннан зурдыр,
Аны ничек аңлатмаклар кирәк?
Кайтыр улларыгыз, ныгып,үсеп
Егетләрчә авырлыклар кичеп.
Олы җанлы солдат аналары,
Саулармысез, хәлләрегез ничек?

Фирдания Нугаева

*****

Җиңү көненә багышлана

Ат атланып,чабып килә кемдер,
Юл тузаны керә күзләргә.
Нинди шомлы хабәр китерә ул,
Тыныч яшәп яткан көннәрдә…

Дошман безгә сугыш башлаган дип,
Сөрән салып чаба сыбайлы.
Аяз көнне яшен яшьнәгәндәй,
Кайгы-хабәр илгә таралды…

Көлеп торган күзләр зәһәрләнде,
Калдырды ул,үзенең эзләрен.
Нык авыр иде күрергә, шул чак,
Кайгы баскан ана йөзләрен.

Бер йортны да читләмәде кайгы,
Басып алды чиксез хәсерәт.
Илен сакларга китте.кыю ир-ат,
Карт корылар калды хәлсерәп.

Авыл тулы калды әби-чәби,
Хатын-кызлар,үсмер малайлар.
Дөнья йөге алар җилкәсендә,
Ачтан үксеп елый сабыйлар…

Көнне төнгә ялгап.ару белми,
Хатын-кызлар эшкә тотынды.
Шул чагында сугыш яланында,
Бер-бер артлы”туплар”атылды….

Кәһәрле дә.зарлы ул заманнар,
Торып калса да инде еракта.
Җиңү яулап кайткан солдатларның.
Саны кими бара парадта.

Сугыш дигән тетрәндергеч сүзне,
Ишетүе авыр хәзердә.
Күпме язмыш өзелеп, ятып калган,
“Туганнар” – каберендә…

Гөлсем Нәбиуллина

*****

Майның тугызында

Май аеның тугызында
Иелепләр тезләнеп,
Кешеләр чәчәк сала,
Һәйкәл янына килеп.
Килгәннәре дә була,
Үз – үзләрен күрергә.
Күз яшьләрен тамызып,
Шул көннәргә керергә.
Күңелләре яшь булса да,
Битләрендә сызыклар.
Аксыл, сирәк чәчләрен дә,
Тараган торле чаклар.
Алар торалар басып,
Таянып таякларга.
Сөйләп яшәү елларын,Сугышта калганнарга.
Йөрәкләре әрнидер,
Дусларын күрмәгәнгә.
Яшь кенә гомерләрен,
Шул сугыш өздергәнгә.
Кояшлы язгы күктән,
Тамчыларга әйләнеп
Кайталмаган күңелләр,
Төшәләр хәбәр биреп.
Җилләр сыман терәлеп,
Якын килгәндәй алар,
Исән дуслары белән
Сөйләшкәндәй торалар.
Май аеның тугызында,
Иелепләр тезләнеп,
Кешеләрәр чәчәк сала,
Һәйкәл янына килеп.

Алмаз

*****

Дуслар китте… калдым колын белән

Дуслар китте… Калдым колын белән.
Күз тиюдән куркам мин аңа.
Сугышны ул бар диеп тә белми,
Уйнар өчен килгән дөньяга.

Канатланган дуслар — акбүз атлар
Эределәр кичке томанда.
Тынып калды тояк тавышы да,
Шпорлардан чыккан чыңнар да.

Әйе, улым, каты сугышларда
Җанын биргән атлар азмы соң?
Шуңадыр мин күрәм ат күзендә
Халкым моңын, илем язмышын.

Сугыш узар, исән калган дуслар
Сугарырлар талган атларын…
Җибәрерләр туган якларына
Минем кебек сагыну хатларын.

Дуслар китте… Калдым колын белән,
Күз тиюдән куркам мин аңа.
Сугышны ул бар диеп тә белми,
Уйнар өчен килгән дөньяга.

Мәрзия Фәйзуллина

*****

Җыр

Ветераннар, ветераннар,
Мәҗлес корып утырганнар,—
Сөйләшәләр тәмләп үзара:
— Карт солдат булса да, кара,
Күзләреннән яшьләр тама,
Күңеле нечкәдер шул, йомшара…

Мыекларын бора-бора,
Хикәятен бәян кыла
Кашларына кар яуган солдат:
— Игәү белән кырындык без,
Төтеннәрдә кызындык без,
Исән калдык… язмышны алдап.

Мәйдан тотып без көрәштек,
Фронтларда калды яшьлек:
Яшьлекне без яуда үткәрдек.
Ташкыннар, силләргә кердек,
Илләр, җирләр айкап йөрдек,
Сөякләрдән һәйкәл күтәрдек.

Ветераннар, ветераннар,
Кайталмый калган корбаннар
Хөрмәтенә алыйк тостларны.
Сафлар сирәгәя бара,
Гамьнәр тирәнәя бара,
Онытмагыз исән дусларны.

Нәби Дәүли

*****

Мәрзия Фәйзуллина

Кар ява

Буранланып яңа еллар керә.
Ак аргамак – давыл яллары –
аргы очтан оча бирге очка
сыкы чәчле кышка юл ярып.

Иске елдан чыгам изге юлга –
җир карасын каплап кар ява.
Кар өстендә акка кара булып,
карганалар ала каргалар.

Каргышлары оча аргы очка.
Безнең очта бәйрәм-нарасый!
Аргамакның ялкын ялын кочып,
барасы да әле барасы! –

Зәмhәриләр белән сызгырышып,
Зөлхиҗәләр белән биешеп!
Көтә мине кары кагылмаган
көмеш кыңгыраулы бер ишек.

Кагылырмын – кар-бизәкләр сибәр
кыңгырауның көмеш чыңнары.
Тормыш бит ул шулай – үрелеп бара
серле хыял, кырыс чынбарлык.

Берәүләргә – салкын кар бөртеге,
берәүләргә – йолдыз, энҗеләр!
Карны кар дип белгән син акыллы,
ак чәчәкләр күрәм мин юләр.

Уең нинди, шундый төскә буя –
өр-яңадан дөнья агара!
Җир карасын, кыр ярасын каплап,
өметләрне аклап кар ява.

Саҗидә Сөләйманова

*****

Әниләргә

Ходай биргән әниләргә
Чиксез бетмәс сабырлык.
Көч тә биргән, биргән куәт
Баласын үстерерлек.

Рәхмәт әнкәй бүләк иттең
Якты дөньяның ямен.
Яшлегеңне кызганмыйча,
Бирдең син матур көнен.

Авырганда керфек какмый
Яннарымда утырдың.
Кысып җылы кочагыңа
Җил давылдан сакладың.

Куанганда, син дә әнкәй,
Бала кебек куандың.
Егылганда, елаганда,
Иркәләдең, назладың.

Бишек җырын тыңлап үстек,
Әнкәй, сиңа мең рәхмәт.
Аллам бирсен озын гомер,
Гомереңдэ бәрәкәт.

Лилия Гиматдинова

*****

Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” – беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Әнием куллары тигән
Ашны ашау күңелле.
Әни кебек аңламыйдыр
Бүтән кеше күңелне.
Бәхетле булсын, балам, дипӘни бик нык тырыша.
Үпкәләмим, кайчагында
Әз-мәз генә орышса.
Әнием, тик син булганга
Бәхетле көлүләрем.
Кояшлы якты дөньяда
Очынып йөрүләрем.
Гади дә син һәм гадел дә
Син – тормыш гүзәллеге.
Йомшак булсаң да, үзеңдә
Әтиләр түземлеге.
Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” – беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.

Люция Аблеева

*****

Җәйге таң

Таң.
Томан.
Мунча керә авыл,
Болын. Урман.

Пар диңгезе,
Ун адымнан
Күреп булмый бер-береңне.
хәтта күрше өйне,
Тик тавышлар гына
Йөзеп килә,
Ишетелә.
Әнә әтәч әйтә азан;
Өян, и җан!
ырда, ара-тирә
Үгез гудок бирә.
Кешни атлар,
Кыңгыраулар:
чың-чың.
Башка бер аваз юк,
Тып-тын.
Тынлык…
Таң.
Томан.
Җир-чабыштан
Кайткан сыман.

Булат Сөләйманов

*****

Җәйге кичләр

Җәйге матур айлы кичләр,
Талгын гына искән җилләр.
Яшьлегемне хәтерләтә,
Күңел кылларын тибрәлтә.
Юлын тапсам яшьлегемә,
Кайтыр идем мин кичләтә…

Керфек какмый узган төннәр,
Мәхәббәттән янган көннәр.
Күпме әйтелмәгән сүзләр,
Бүләк ителмәгән гөлләр…
Болар барда үткәннәрдә,
Гафу ит син,үпкәләмә.

Гомер бит ул, матур елга,
Кем парлашып йөзә анда.
Кемдер аның яр буенда,
Ялгыз гына басып кала…
Кайсы берәү ишен табып,
Ике ярга күпер сала.

Гульсум Набиуллина

*****

Дәү әнием хатирәсе

Ерак еллар яңарып
Уза хәтер түреннән.
Кайткан гүя терелеп
Дәү әнием гүреннән.

…Назландым күпме тапкыр
Эңгер төшкәч, кич булып,
Тулган ай яктысында
Мин, алдыңа утырып.

Тоям әле хәзер дә
Кулларыңның җылысын.
Сөйлисең күк син hаман
Айлы кичләр тылсымын.

Авыл тын. Кешнәп куя
Болында атлар гына.
Өй алдында җай гына
Гәп кора картлар гына.

Парлылар җитәкләшеп
Килә чишмә янына.
Чишмәдә йөзеп йөри
Ак чабактай ай гына.

…Дәү әнием карый күк
Ерак еллар түреннән.
Күптән иңгән кабере,
Үлән баскан, күмелгән.

Нинди гаҗәп: барсы да
Кабатлана яңадан.
Айлы кичләр тылсымын
Улыма мин аңлатам.

Улым тыңлый хикәят,
Эңгер төшкәч кич булып,
Тулган ай яктысында
Тез өстемә утырып.

Евгений КувайцевГосман Садә тәрҗемәсе

*****

Телем икмәккә ягылган
Ак май өстендә шикәр…
Хәзерге балага бирсәң
Ычкынган дип исе китәр…

Балачакта тәмләп тотып
Йөгердек урам буйлап.
Туфракка әйләнеп төшсә дә
Күтәреп алдык зурлап.

Вакытында Илебезгә
Без бик булдык рәхмәтле.
Күрсәтмәгәнгә тормышта
Ачлык дигән зәхмәтне.

Элек без бит яшәгәндә
Барыбыз тигез идек.
Хәзер генә катлы сыйныф
Көн күрә бездән көлеп…

Җәннәт җимеш ашасак та –
Җаннарда юк тигезлек.
Кимегәннән – кими бара
Миһербанлык, изгелек…

Шат балачак калды ерак,
Тук картлык инде якын.
Тыныч кына сугышларсыз
Яшәргә язсын, халкым!

Роберт Шаймарданов

*****

Әниемнең бәлешләре
Төшләремә кергәли…
Сагынуым шул чакларны,
Бәгерләрне телгәли.
Әнкәм пешергән бәлешнең​​​​,Хәтерлим тәмле исен
Бар гайлә бәлеш ашарга,
Җыела идек кичен.
Ул вакытлар үткәндә шул,
Кире кайтмас ул чаклар.
Иң тәмлесе әни бәлеше,
Ашалган балачаклар!

Халил Гильманов

Ветеран

Ямьләнеп киткәндәй булды
Авылым урамнары,
Ирексездән шунда төште
Күземнең карашлары.

Ышанычлы адым белән
Горур атлап урамнан,
Орден-медальләрен тагып,
Үтеп бара Ветеран.

Маңгаенда буразналар,
Әйтерсең борма юллар,
Шул юлларда эз калдырган
Яшәлгән данлы еллар.

Язмыш аны күп сынаган,
Тик сындыра алмаган,
Таяндырса да таякка,
Буйсындыра алмаган.

Чәчләре ничек ак булса,
Күңеле дә аның ак,
Тормыш тәҗрибәсен туплап,
Биргән һәр киңәше хак.

Дөнья йөге бастырса да,
Туры тота гәүдәсен,
Кайбер очынчык затларның
Әйттерер ул тәүбәсен.

Күзләрендә яшәү дәрте,
Япь-яшь аның күңеле,
Тирән ихтирамга лаек
Гомере алда әле.

Юл бирегез, сәләмләгез,
Хөрмәтләп җырлагыз дан:
Урамнарны нурга күмеп,
Үтеп бара Ветеран!

Нур Ахунов

*****

Көз икәнен белмиләр

Салкын таңны яфрак каплый,
Җирдә ята сары шәл.
Һавага сагышын чәчкән
Алтын көзнең зары жәл.

Шәлне күтәргәли җилләр,
Шукъ яңгырлар ашыга,
Кояш киткәнен көтә дә
Килеп чыга каршыга.

Маңгай терәп тәрәзәгә
Шаян көзне күзәтәм.
Аңымда буталып беткән
Хисләремне төзәтәм.

Казлар оча, китмәс кебек,
Тик борылмый кирегә.
Адашмыйча, юллар табып
Кайтыр микән бирегә?

Чынлап шаяра яңгырлар,
Вальс көенә бииләр.
…Тышта түгел, күңелемдәКөз икәнен белмиләр.

Венер Фәттах

*****

Менә тагын көзгә килеп кердек,
Күңелләргә сагыш үрелә.
Җәен янган учаклар да сүнә,
Әкрен генә сүнеп сүрелә.

Нигә көзен күңел моңлана да,
Җаннарыма нигә шом сала.
Нигә җәен дәртләнгән йөрәгем,
Көзен килеп һушымны ала.

Фирдат Валеев

*****

Мәкерле миналар

…Сугыш ул, бетсә дә,
Калдырган миналар,
Юлыгыр дип көтә
Син аңар, мин аңар…

Фронтовик тәнендә
Яшәгән ярчыктай,
Ята ул җиремдә —
Туфракта, балчыкта.

Тутыкса, черсә дә
Әкерен-әкерен,
Әзер ул һәрвакыт
Чәчәргә мәкерен.

Йөрисең, белмисең
Кай төшкә посканын,
Бездәге тормышка,
Бәхеткә дошман ул.

Бабамны өзгәләп
Ташларга чамалап,
Кырык ел буена
Яткан ул сагалап.

Аннары әткәйнең
Килгәнен көткән ул,
Зәһәре эчендә
Күгәреп беткән ул.

Ниһаять, тиеш дип
Оныгы атларга —
Ята ул бүртенеп,
Ачудан шартларга!

Җиңүгә салютлар
Ничә ел яңгырый,
Сугышның үткәне
һаман да җан сорый…

Әле дә гөрселдәп,
Тетрәнә һавалар —
Саперлар җиремнән
Үлемне алалар…

Сугыш ул илемнән
Бөтенләй китмәгән,
Кемнәрдер өчен ул
Тынмагай, бетмәгән.

Ә инде яңасы
Сәгатьле минадай,
Яный һәр минутта
Сиңа да миңа да…

Шәүкәт Галиев

*****

Солдат хатлары

Саубуллаштылар…
Исендә һаман:
— Жиңеп кайтырбыз! — дигән
антлары.
Җиңү дә килде, тик үзе генә,
Тик үзе генә кире кайтмады.

Юксыналар да туган яклары,
Таңнар барыбер алдан атмады.
Ядкаре булып бер улы калды
һәм калды тагын язган хатлары.

Шушы хатларны укыды кат-кат,
һәрбер сүзенә кадәр ятлады.
Йокысыз күпме төннең шаһиты —
Күз яше сеңгән солдат хатлары.

Ничә ел буе борчып йөрделәр
Ишеккә килеп әрсез ятлары.
Тугры калырга көч бирде аңа
Мәхәббәт тулы солдат хатлары.

Булды аның да бу тол язмыштан
Боегып башын игән чаклары…
— Горур бул, җаным!—дип дәшә
һәрчак
Саргаеп беткән солдат хатлары.

Нур Әхмәдиев

Кыр кәҗәсе

Әкиятле урманда
Кышның салкын көнендә
Ак карны ера-ера
Әллә кәҗәме чаба?

Бик курка инде үзе
Елтырый аның күзе.
Әллә инде адашкан
Әллә юлын ялгышкан.

Агачлар арасында,
Ботаклар карасында
Кача-кача йөгерә
Көтүгә өлгерергә.

Көтүе белән бергә
Тели кәҗә булырга.
Табып бәләкәй бәти
Булырга аңа әни.

Җылы язның көнендә
Йөрергә ул чирәмдә
Назлап кына яратып
Бәләкәчен ияртеп.

Өйрәтеп ул яшәргә,
Бүреләрдән качарга.
Әкиятле урманда,
Чәчәк тулы аланда

Лилия Гиматдинова ( Хисамова)

*****

Мәче утыра киртәдә
Килер, диеп иртәгә,
Бүгенгесенә ни булган?
Җир йөзе акка тулган.

Мәче утыра мут карап,
Эшләре әллә харап?
Алан, йолан караштыра
Җил үтте йонын тарап.

Балалар чана шуалар,
Эт чаба яннарында,
Морҗадан тәмле ис килә
Мәче сизә барын да.

Елгаларда боз катмаган,
Яңа кар төшкән җиргә,
Җан иясе хәрәкәттә
Шатлана шуңа җир дә.

Мәче утыра киртәдә
Яңа иртәләр көтеп,
Кыш салкыны тынын өрде
Битләрне алды өтеп.

Найля Аюпова

*****

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *